Быел «ТатРИТЭКнефть» оешмасы яшь нурлатлыларны күңелле сюрприз белән сөендерде.
Гадәттәгечә, нефтьчеләрдән татлы бүләкләрне мәктәп тормышы активистлары, уку отличниклары, спортчылар – барлыгы 200 укучы алды. Бүген аларга бүләкләр тантаналы шартларда үз мәктәпләрендә тапшырылды.