Нурлат районы укытучылары һәм тәрбиячеләре Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына йомгак ясады

2021 елның 28 декабре, сишәмбе

"Киләчәк" балалар-яшүсмерләр үзәгендә узган тантаналы чарада туган телләрне һәм милли мәдәниятне саклап калуга һәм үстерүгә өлеш керткән мәгариф хезмәткәрләренең концерты һәм истәлекле билгесе белән бүләкләү узды.

Учреждениенең актлар залы сәхнәсендә мәктәп укучылары, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр үзләренең концерт номерлары белән чыгыш ясады. Алар җырлар җырлады, туган телдә шигырьләр сөйләде, милли биюләр башкарды.

Бу көнне күп кенә укытучылар һәм тәрбиячеләр Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елының истәлек билгесенә, район Башкарма комитеты, мәгариф идарәсенең Рәхмәт хатларына ия булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International