Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУннән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү килде:
2021 елның 28 декабрендә 18 сәгатьтән алып 29 декабрьдә сәгать 10га кадәр Татарстан Республикасы территориясендә төнлә һәм иртән урыны белән томан булуы көтелә.
Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе киңәш итә:
Томанда:
Әгәр сез, табигатьтә булганда, томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкта ориентацияне югалтмас өчен, чаралар күрергә кирәк.
Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томанда автомобильдә барганда кискен маневрлардан, машиналарны узудан баш тартырга кирәк.
Томан шартларында юл-транспорт һәлакәтләренең күбесе алда баручы транспорт чарасы белән барлыкка килә. Шуны истә тотарга кирәк, томан ераклыкны яшерә – гадәти дистанцияне арттырырга, тизлекне киметергә кирәк.
Кискен тукталуны булдырмаска: тукталыш кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Берничә тапкыр тормоз педаленә басып, сезнең арттан баручы машина йөртүчеләргә шуның белән сигнал биреп кисәтү мөһим. Томанда хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең ару-талуы арта, саклык чаралары комачауламас.
Бәла-каза очрагындаһәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм"101,112" номерына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Шалтыратулар стационарһәм кәрәзле телефоннардан тәүлек әйләнәсе һәм бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.