Бүләкләү тантанасы Казан Кремлендә узды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алдынгы татарстанлыларга Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен, фән һәм техника өлкәсендә 2021 елгы Россия Федерациясе Хөкүмәте премияләрен тапшырды.
Бүләкләнүчеләр арасында - Вера Имукова, Нурлат районы үзәк хастаханәсе педиатрия бүлегенең өлкән шәфкать туташы да бар.
Югары профессионализмы, сәламәтлек саклау системасында озак еллар намуслы хезмәте өчен Вера Яковлевнага «Татарстан Республикасының Атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.