Балаларныћ иртђдђн њк кђефлђре шђп, йљзлђре балкый иде. Ђнђ, “Сваб” ќђмгыятеннђн “Заречный” сђламђтлђндерњ лагерена юллама белђн бњлђклђнгђн Дарина Белова бик бђхетле минутлар кичерђ.
– Беренче тапкыр лагерьга барачакмын. Яћа дуслар, яћа танышлар, - ди књзлђре очкынланып янган кыз бњлђккђ сљенеп. Ђ менђ Мамык авылында тђрбиягђ бала алып њстерњче гаилђдђн Петр Яковлев велосипед турында књптђннђн хыялланган булган икђн. Инвалид баланыћ хыялын иганђчелђр “Бинго-Бум” лотерея клубы тормышка ашырды. Бу кљнне мђйданда њзенђ игътибар тапмаган бала калмагандыр. Берђњлђренђ бњлђклђрне районныћ оешма-предприятие ќитђкчелђре ясаса, чђчђк кебек киемнђр кигђн балаларын ђти-ђнилђре батутта сикерттелђр, тђм-томнар, уенчыклар, матур киемнђр алып сљендерделђр. Бђйрђм кљнендђ балалар шатлыгы бљтен мђйданга књчте. Ђнђ, район башлыгы Наил Шарапов та балалар шаукымына кушылып, аркан тартышу, табышмаклар ђйтњдђ кљч сынашты.
Быелгы бђйрђмдђ беренче тапкыр њткђрелгђн яшь велосипедчылар парады, бергђлђшеп кинофильм карау да књћеллђрендђ озак сакланыр ђле. Концерт, књћел ачулар белђн њрелеп барган бђйрђм шђџђр паркында дђвам итте. Район оешма-предприятиелђре, шул исђптђн, почтачылар њз хезмђткђрлђре балалары љчен бђйрђмне яћа ачылган фонтан янында конкурслар белђн њткђрде.
Районныћ IT-чемпионнары љчен дђ Балаларны яклау кљне књћелле вакыйга булып истђ калды. Шђџђрнећ 1нче урта мђктђбе укучысы Рамил Гыйльманов, Чулпаннан Лилия Шђйхетдинова џђм 2нче мђктђп укучысы Билал Галлђмшин – районныћ беренче IT-чемпионнары. Алар чарадан дипломнар џђм айпадлар белђн кайтканнар.
– Казанныћ IT-паркы безнећ љчен бик матур бђйрђм программасы ђзерлђгђн иде, - дип фикерлђре белђн уртаклаштылар замана чемпионнары. – Бу кљнне радио белђн идарђ итњче автомобильлђрдђ йљрлек, химик тђќрибђлђрдђ, танк сугышларында катнаштык. iBand тљркеме, “Йолдызлык” фестивале ќићњче Алиса Суетина чыгышы да зур бњлђк булды. Республика конкурсында актив катнашкан район буларак, мђгариф идарђсе ќитђкчесе Газиз Юнысов та Рђхмђт хаты белђн бњлђклђнгђн.
Районда балалар љчен чаралар ђле каникуллар чорында да дђвам итђчђк. Дњшђмбедђн њз ишеклђрен ачкан мђктђп яны џђм стационар лагерьлар планында да балалар љчен књћел ачу чаралары байтак. 22 июньдђ исђ Чияле Алан ял базасында ятим балалар љчен Сабантуе узачак. Иганђчелек эше Халыкара балаларны яклау кљне белђн генђ туктап калмыйча, балалар Сабантуенда да ятимнђрне сљендерњчелђр табылса иде.