Халыклар дуслыгы йорты коллективы бердәм булып ГТО нормативларын тапшырды

2021 елның 28 декабре, сишәмбе

Алар пресс күнегүләрен ясауда, озынлыкка сикерүдә, тартылуда һәм башка сынауларда үз осталыкларын күрсәтте.

Нурлатлылар «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексына тулы бер коллективлар белән кушыла. Нурлат шәһәренең Халыклар дуслыгы йорты вәкилләре дә ГТО нормативларын бердәм рәвештә үтәде.

Нурлатта ГТО комплексында катнашучылар саны арта бара. Нурлат шәһәрендә ГТО чараларын үткәрү буенча белгеч Дария Белова билгеләп үткәнчә, 2021 елның 3 кварталы эчендә нормативларны тапшыруга кушылган кешеләрнең гомуми саны 7704 кеше тәшкил иткән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International