Бөтенроссия физкультура-спорт комплексына мәктәп-интернат укучылары һәм Галимҗан Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр кушылды.
“Хезмәткә һәм оборонага әзер!” нормаларын тапшыру шәһәр һәм район авыллары яшьләре арасында популярлык казана бара. Алар нормативларны уңышлы үтәп аерымлык билгеләренә лаеклы була.
Бу юлы нормативларны тапшыру интернат-мәктәп һәм Галимҗан Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбе мәйданчыкларында оештырылды.