Нурлатта чаңгы сезоны ачыла

2021 елның 28 декабре, сишәмбе

Бүген, 28 декабрьдә, 17:00 сәгатьтә, «Ак барс» спорт Үзәге территориясендә чаңгы ярышлары буенча район ярышлары узачак.

Ярышлар районның иң көчле чаңгычыларын ачыклау, җыелма команданы формалаштыру, яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен һәм чаңгы спортын пропагандалау максатыннан үткәрелә.

Билгеле бер әзерлек узган һәм табиб рөхсәте булган барлык теләүчеләр катнаша ала.

Табиб тарафыннан расланган гаризалар ярышлар уздырылган көнне ГСКга тапшырыла.

Катнашучыларны җыю һәм җирәбә салу 16:00 сәгатькә билгеләнгән.

Белешмәләр өчен телефон: 3-19-06.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International