«Бердәм Россия»нең “Яңа ел белән, ветеран!” Бөтенроссия акциясенә кушылып, алар Бөек Ватан сугышында катнашучыларга бүләкләр тапшырды.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рәис Сөләйманов исеменнән җылы теләкләр белән Кәкре Атаудан Бөек Ватан сугышы ветераннары Йосыф Мәхмүт улы Гатауллинга, Яңа Әмзәдән Мөбарәкҗан Галим улы Фәсаховка һәм Нурлаттан Александр Петрович Лебедевка бүләкләр тапшырылды.
Нурлат районына визиты кысаларында ТР Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакова шәхсән ветераннар Антонина Андреевна Агапова һәм Фатыйх Нуртдин улы Зардиновны Яңа ел белән котлады һәм «Бердәм Россия»дән азык-төлек җыелмалары тапшырды.
Ветераннар, шулай ук аларның гаилә әгъзалары депутатларга игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерде.
Исегезгә төшерәбез, «Бердәм Россия» Бөтенроссия акциясе 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк, аның кысаларында барлык Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм анда катнашучылар бүләкләр алачак