Нурлатта капремонттан соң «Алсу»балалар бакчасы ачылды

2021 елның 27 декабре, дүшәмбе

«Алсу» балалар бакчасы – балаларны укыту һәм тәрбияләү тулысынча татар телендә алып барыла торган үзенчәлекле учреждение.

 

Аның ачылуы ата-аналар өчен дә, балалар өчен дә күптән көтелгән иде.

 

"Капиталь ремонттан соң балаларны туган телдә тәрбияләү һәм укыту өчен яңа мөмкинлекләр ачыла», – диде район башлыгы Алмаз Әхмәтшин. Ул мәктәпкәчә учреждениеләрне яңартуга юнәлдерелгән республика программаларының, бу юнәлештә инициативаларның мөһимлеген билгеләп үтте - «Алсу» ны капиталь ремонтлауда «Татнефть»нең өлеше зур.

 

Куелган бурычны кыска гына вакыт эчендә башкарып чыккан подрядчылар адресына да аерым мактау сүзләре яңгырады, аларның кайберләренә Алмаз Сәлимович шунда ук Рәхмәт хатлары тапшырды.

Алмаз Әхмәтшин озатуында кунаклар-ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, «Татнефть» генераль директорының социаль үсеш буенча урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, «ТАТМЕДИА» АҖ медиа директоры Әлфия Әдиятова, ТР Дәүләт Советы депутатлары Людмила Рыбакова, Рәис Сөләйманов, Шамил Яһудин кече һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә булып, Габдулла Тукайның «Эш беткәч, уйнарга ярый»шигыре буенча куелган спектакльне карады.

Шунда ук алар балалар бакчасы өчен үз бүләкләрен тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International