Шәһәр гимназиясенең 8 нче сыйныф укучысы «Яшь профессионаллар»төбәк чемпионатында җиңүче булды. Ул «12-14 яшьлек юниорлар» категориясендә «Мода технологиясе» компетенциясендә чыгыш ясады.
Дәрәҗәле ярышта, һичшиксез, 1 нче урынны алачагына Алина бер минут та шикләнмәгән. Чөнки уку елының беренче көннәреннән үк аңа ныклап әзерләнә башлаган. Дәресләрдән соң ул технология укытучысы Наталия Кутузова белән теорияне дә, практик күнекмәләрен дә шомарткан.
«Без озак әзерләндек, конкурс биременең барлык модульләрен – эскизлау, конструкцияләү һәм блузон-худи тегеп карадык. Шуңа күрә, дулкынлануны ташлап, конкурста мин барысын да төгәл һәм тиз ясадым. Мин үз алдыма җиңүче булу бурычын куйдым һәм моңа ирештем. Өстәвенә, Наталия Петровнага да аның туган көне уңаеннан күңелле сюрприз ясыйсы килде", - дип уртаклашты Алинә.
Конкурс сынавы артта калса да, кыз кулларын салындырып утырырга ашыкмый: февраль аенда аңа үз компетенциясендә контроль сынауны узарга туры киләчәк. Төбәк чемпионаты финалистларының кайсысы республика җыелма командасы составында Ивановода узган сайлап алу ярышларында катнашачагы биредә билгеләнәчәк.
"Алинә - бик иҗади һәм максатчан кыз. Һәр биремгә бик җаваплы карый. Ул 4 сыйныфтан кул эшләре түгәрәгенә йөри, һәм бу да аңа уңышка ирешергә ярдәм итте»,-дип сөйләде кызның остазы Наталия Кутузова. Аның өчен бу ярышларның җиңүчеләрен әзерләүнең беренче генә тәҗрибәсе түгел инде. 2019 елда аның укучысы Диана Кульметьева да чемпионат нәтиҗәләре буенча иң яхшылар рәтендә иде, дөрес, ул чакта пандемия аркасында аның киләсе этабында катнаша алмады.
Алинә өчен чемпионат булачак һөнәрне билгеләү өчен беренче адым булды, ул киләчәктә тормышын кием дизайны белән бәйләячәк, дип ныклы ышаныч белән әйтә.