Күптән түгел уртак тырышлык белән Кизләү авылы янәшәсендәге Буралы чишмә юлына таш плитәләр салынган.
Кизләүнең бай тарихка ия борынгы чишмәсенең салкын саф суыннан авыз иткән һәркем аны мактап туя алмый.
Биредән су алырга кизләүлеләр, тирә-як авылларда яшәүчеләр генә түгел, ерак аралардан, хәтта Нурлаттан да даими килеп йөрүчеләр бар. Тик авылдан читтә булу сәбәпле, аның юлы язгы-көзге юл өзеклекләрендә шактый мәшәкатьлегә әверелә. Чишмәгә борылып керә торган ара исә аеруча борчу тудыра, шуңа да авыл халкы бергәләшеп юлның торышын яхшыртырга дигән карар кабул иткән. Моның өчен исә уңайлы форсаты да килеп чыга – авыл үзәгендә инде искереп яраксыз хәлгә килгән объект территориясеннән сүтеп алынган ике дистәгә якын таш плитәне юлга салырга булалар.
– Әлеге плитәләр бик авыр, аларны илтеп, юлга түшәү шактый кыенга туры килде. Әле тагын юлны тигезләп, урынын чистарту да шактый хезмәт таләп итте. Әмма күмәк эш тау күчерә диләр бит. Авылыбыз халкының тырышлыгы һәм игелекле кешеләрнең ярдәме белән әлеге эшне башкарып чыктык, шөкер, – ди үзе дә бу изге эштә башлап йөрүчеләрнең берсе булган фермер, авыл Советы депутаты Хәлил Зәйнуллин. Авыл халкы әйтүенчә, әлеге эшне башкарыр өчен ике кран-манипулятор җәлеп итәргә туры килә. Аларны китерүдә Әхәт Билданов, Илсур Айсин, Рәзил Сөләйманов, Рөстәм Тәхаутдинов кебек игелекле затларның ярдәме тия. Кран-манипуляторларның берсен хәтта Әлмәттән кадәр китерәләр бит. Гомумән, әлеге эштә кем ничек булдыра ала, шулай ярдәм кулы суза. Үз транспорты белән булышучылар да табыла, авыл җирлеге башкарма комитетының тракторы да төрле эшләрне башкарганда ярап куя. Радик Мостафин, Хәлил һәм Айназ Зәйнуллиннар, Рәмис Хәсәншин, Сәлимгәрәй Колмөхәммәтов, Рәфис Ганиев һәм авылның башка тырыш ир-егетләре шулай ук чишмә юлын яңартуга өлеш кертүчеләр исемлегендә. Алар арасында кранчы егетләрне дә мактап телгә ала авыл халкы.
Эш исә плитәләрне түшәү белән генә тәмамланмаган әле. Узган атнада аларның араларына комлы вак таш катнашмасы салып, тигезләп чыкканнар. Шулай итеп, чишмә юлының 50 метрдан артыграк арасы хәзер суга килүчеләргә озак еллар игелекле хезмәт итәчәк. Ә авыл халкы алга таба аның юлын тагы да яхшырту турында хыяллана, борынгы чишмәгә юл онытылырга тиеш түгел.