Бу атнада районыбыз энергетиклары үз һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр.
Кешеләр теге яки бу һөнәргә төрле юл белән килә, әмма, нигездә, бер сәбәп – кызыклы, күңелләренә якын булганы өчен калалар. Менә Нурлат РЭСында да моңа мисаллар аз түгел. Биредә хәтта тулы династияләр дә оешкан, болар – Иван һәм Наталия Клявлиннар, Радик һәм Гөлнара Зәкиуллиннар, Андрей һәм Ольга Сидоровлар гаиләләре. Техник Татьяна Ведихованың улы электромонтер булып эшли, контролер Гөлфия Гомәрованың улы исә быел Самара энергетика колледжын тәмамлаган һәм һөнәре буенча хезмәт куя. РЭС начальнигының хезмәтләрне тормышка ашыру буенча урынбасары Гөлнара Ермилованың кызы Дилә дә Самара дәүләт техник университетын бик яхшы билгеләренә тәмамлаган һәм хәзерге вакытта энергетикка укуын дәвам иттерә. Әлеге исемлекне әтиле-уллы Синяковлар да тулыландыра. Синяковларның өлкәне – Василий Александрович, энергетика тармагында 30 елдан артыграк эшли. 1990 елның сентябрендә иске подстанциягә йөртүче-подстанцияләргә оператив хезмәт күрсәтү буенча электромонтер булып урнашкан ул.
– 2010 елда яңа подстанция төзелгәч, бирегә диспетчер булып күчтем, әлеге вазыйфада 20 ел эшләдем. Узган елның ноябреннән оператив-күчмә бригаданың 6нчы разрядлы электромонтеры булып хезмәт куям, – дип Нурлат РЭСындагы хезмәт юлы турында сөйләде Василий Синяков. Аның вазыйфасы бик җаваплы: ул электр подстанциясе белән оператив идарә итү буенча катлаулы бурычларны башкара, ә бу зур игътибар таләп итә. “Василий Александрович – өч бала атасы, җаваплылыкның нәрсә икәнен бик яхшы белә, өендә дә, эшендә дә ышанычлы кеше”, – диләр аның турында хезмәттәшләре. Җитәкчелек тә бу сүзләр белән килешә. Шуңа күрә һөнәри бәйрәм кысаларында бу якшәмбедә Казанның “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында республиканың иң яхшы энергетиклары белән бергә аны да тантаналы шартларда котлаячаклар һәм “Челтәр компаниясе” АҖнең мактаулы хезмәткәре” дигән дәрәҗәле билге белән бүләкләячәкләр. Василий Синяков яшь коллегалары һәм үз балалары өчен дә үрнәк. Улы Александр юкка гына әтисе эзеннән китмәгән. Василий Александрович әйтүенчә, тормыштан уңган ул, ә үтеп баручы ел күңелсезлекләр китермәгән. Хәер, тулаем Нурлат РЭСы өчен дә ел уңышлы килгән. – Агымдагы елда без электр челтәрләренә 3,3 мегаватт куәтлелектәге 215 объектны тоташтырдык, – диде Нурлат РЭСы начальнигы Иван Николаев.
– Технологик тоташтыру кысаларында 4500 метр электр тапшыру линиясе төзелде, район кулланучыларының 623 исәпләгечен интеллектуаль җайланмаларга алыштырдык. Узган ел белән чагыштырганда, 2021 елда Нурлат районында электр энергиясен куллану 3 миллион киловатт сәгатькә артты. Бу районыбыз халкы яшәгән яңа йортлар тәрәзәләрендә утлар кабынды, социаль һәм җитештерү объектлары үз эшен җайга сала бара дигән сүз. Электр челтәрләре хезмәткәрләренең бурычы бер – район кулланучыларын электр белән ышанычлы тәэмин итү. Моның өчен электр челтәрләрен төзү, реконструкцияләү, автоматлаштыру буенча ел саен зур эш башкарыла. Энергетикларның һөнәри бәйрәмнәре очраклы рәвештә генә ел азагына туры килми булыр. Бу – башкарылган эшләргә йомгак ясау гына түгел, яңа ниятләрне тормышка ашыру чоры да.