Нурлат спортчылары яңа медальләр яулады

2021 елның 26 декабре, якшәмбе

Галимҗан Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбендә йөрүчеләр кикбоксинг буенча Россия Кубогыннан һәм Бөтенроссия ярышларыннан җиңү белән кайтты.

Башкортстан Республикасының Туймазы шәһәрендәге ярышларда Россиянең 23 регионыннан 336 спортчы катнашты.

Нурлатны ДОСААФ базасында тренер Евгений Казаев җитәкчелегендә шөгыльләнүче 4 спорт мәктәбе укучысы тәкъдим итте. Нәтиҗәдә, алар барысы да медальләр яулады: 1 урын - Моисеев Кирилл, Мөхәммәтов Дамир, 2 урын - Воронцов Павел, 3 урын - Дмитриев Владислав.

Шулай ук 1 нче урынны спорт мәктәбен тәмамлаган, Яр Чаллы политехника көллияте студенты Шәйдуллин Булат алды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International