Идрис Кәримов "Ел лидеры-2021"конкурсы лауреаты булды

2021 елның 25 декабре, шимбә

“Нурлат АТП”сы генераль директоры "Традицияләргә тугрылык һәм карарлар зирәклеге өчен" номинациясендә бүләккә лаек булды.

Шушы көннәрдә Казанда "Ел лидеры-2021" республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү узды. Бүләкләү тантанасы «Бердәм Россия» төбәк сәяси советы президиумы утырышы кысаларында үтте.

"Нурлат АТП"сы ААҖ генераль директоры Идрис Кәримов "Традицияләргә тугрылык һәм карарлар зирәклеге өчен" номинациясендә лауреат булды. Аңа бүләкне партиянең Татарстан бүлеге секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International