Альбина Шабаева Татарстан Президенты каршындагы вәкаләтле вәкил белән очрашуда катнашты

2021 елның 25 декабре, шимбә

Альбина Шабаева Татарстан Республикасы Президенты каршындагы эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгатьчелек белән очрашуында катнашты.

"Очрашуда иҗтимагый вәкилләр институты эшчәнлегенә йомгак ясалды һәм киләсе елга эш планнары турында фикер алышынды", - диде Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең Нурлат районындагы җәмәгать вәкиле.  

Чара ахырында ТР бизнес-омбудсмены Фәрит Габделганиев алдынгы җәмәгать вәкилләренә грамоталар һәм бүләкләр тапшырды, аларга сәламәтлек, куелган планнарны тормышка ашыруда уңышлар теләде. Бүләкләнүчеләр арасында Альбина Шабаева да бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International