Нурлат укучылары Республика Чыршы бәйрәмендә катнаша

2021 елның 25 декабре, шимбә

Бүген, 25 декабрьдә, талантлы, актив мәктәп укучылары, уку отличниклары, Нурлат районы спортчылары традицион республика Чыршы бәйрәмендә катнаша.

Быел Татарстанның төп Яңа ел тамашасы «Баскет-холл»да уза. Аны бөтен республикадан 8 мең бала, шул исәптән Нурлат районыннан 43 укучы тамаша кылачак.

Традиция буенча алар якынлашып килүче 2022 ел белән Кыш бабай, Кар Кызы һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның котлауларын кабул итә. Алар өчен "Яңа ел. Перезагрузка" мюзиклы куела. Бәйрәм программасы ахырында һәр тамашачы татлы Яңа ел бүләге алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International