Яшь нурлатлыларның изге теләкләр язылган открыткалары адресатларга барып иреште

2021 елның 25 декабре, шимбә

«Нурлат-информ» коллективы яшь нурлатлыларның беренче открыткаларын адресатларга тапшырды.

Әлеге иҗади эшләр Нурлатның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тәрбияләнүчеләргә бүләк ителде, нәкъ менә алар беренче булып безнең конкурсантларның изге теләкләрен укый алу мөмкинлеген алды. Открыткалар өлкәннәргә бик ошады һәм аларда чын ихлас хисләр уятты.

"Алар ничек ошамасын инде. Открыткалар бик истәлекле. Үземнең киштәмә куям, сөенеп, оныкларымны, оныкчыкларымны, искә төшерермен. Бу открыткаларны ясаган балаларга зур рәхмәт. Әти-әниләренә, якыннарына шатлык-куанычлар китерсен. Бәхет һәм сәламәтлек сезгә! - учреждение карамагындагылар исеменнән «Нурлат-информ» хәйрия проектының барлык катнашучылары һәм оештыручыларына Галиябану Морзаханова рәхмәт белдерде.

– Без монда барыбыз да бер гаилә булып яшибез, бер-беребезне хөрмәт итәбез һәм беркайчан да үзебезне игътибарсыз итеп хис итмибез. Безне онытмавыгыз өчен рәхмәт сезгә!"

«Игелекле открытка» конкурсы кысаларында редакциягә барлыгы 100 дән артык оригиналь иҗади эш килде. Аларны шулай ук район үзәк хастаханәсе табибларына, хастаханә палаталарында Яңа ел бәйрәмнәрен каршылаучы пациентларга да тапшыру каралган. Аларны якын арада тапшырачакбыз.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International