Бүген Казанда Яңа ел алды ярминкәләре уза.
Бүген районның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре-фермер һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар, шулай ук авыл җирлекләре «Казан» Агросәнәгать паркында узган ярминкәдә катнаша.
Традиция буенча, нурлатлылар продукциянең киң ассортиментын – яшелчә, бал, сөт һәм сөт продукциясе, ашлык, йомырка һ.б. тәкъдим итте. Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан каз, күркә, сыер итенә аеруча сорау зур.
Нурлатлылар башкала халкын кайнар чәй һәм коймак белән сыйлый, ә Кыш бабай белән Кар кызы Яңа ел белән котлый.