«Театр» скверында тантаналы рәвештә район оешмалары һәм предприятиеләре, авыл җирлекләре, шулай ук йорт яны участоклары территорияләрен һәм фасадларын иң яхшы бизәү буенча конкурста җиңүчеләрне билгеләделәр.
Сквер сәхнәсеннән аларга котлау сүзләрен район Башлыгы Алмаз Әхмәтшин җиткерде.
"Ел ахырында без шәһәр һәм районны бизәүдә актив катнашкан барлык нурлатлыларга рәхмәт сүзләре җиткерәбез. Без үз йортларын, оешмаларын, учреждениеләрен матур итеп бизәгән якташларыбыз белән горурланабыз, һәм без аларга актив эшләре өчен рәхмәтлебез. Алар үрнәгендә башка нурлатлылар да шәһәрне һәм авылларны, кышын – Яңа елга, җәен чәчәкләр белән бизәрләр дип ышанабыз», – диде ул һәм чарада катнашучыларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады.
Җиңүчеләргә Мактау грамоталары һәм бүләкләр тапшырылды. Ә актив катнашучыларга район Башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Яңа ел бизәлеше буенча район конкурсы җиңүчеләре:
"Оешма һәм предприятиеләр фасадларының Яңа елга иң яхшы бизәлеше" номинациясе
1 урын – "Нурлатнефть" НГДУсы «Татнефть»ГАҖ
2 урын-«ТатРИТЭКнефть» территориаль-җитештерү предприятиесе
2 урын-«Нурлат картлар һәм инвалидлар интернат- йорты»
3 урын-Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Нурлат районындагы бүлекчәсенең клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында)
3 урын – «ТАТТЕЛЕКОМ» җәмгыяте филиалының Нурлат район электрон элемтә бүлеге
«Социаль-мәдәни көнкүреш объектлары арасында иң яхшы Яңа ел бизәлеше» номинациясе
1 урын – «Тулпар»спорт сарае
2 урын - «М.Е. Сергеев исемендәге Нурлат гимназиясе"
3 урын - 21 нче номерлы «Алтын балык» балалар бакчасы
«Авыл җирлекләренең иң яхшы Яңа ел бизәлеше» номинациясе «Минем авылым – минем горурлыгым!»
1 урын-Бикүле авыл җирлеге
2 урын-Киекле авыл җирлеге
3 урын-Тимерлек авыл җирлеге
«Йорт яны территорияләренең иң яхшы Яңа ел бизәлеше» номинациясе “Яңа ел ишегаллары буйлап атлый»
1 урын-Бикинеев Илнур Габсәләм улы
1 урын-Нуретдинова Фирдәвес Мәүлет кызы
2 урын-Гыйльфанов Васил Исмәгыйль улы
3 урын-Алексеев Сергей Клементьевич
Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр:
1. «Нурлат җылылык челтәрләре» оешмасы
2. “Башаккай" балалар бакчасы
3. «Чишмәкәй» балалар бакчасы
4. Гыймадиева Алия Айрат кызы
5. Нурлат шәһәре хәрби комиссариаты
6. М. Хуҗин исемендәге бассейн
7. «Грани» мәдәни-ял үзәге
8. Гаврилов Владимир Иванович
9. Охотникова Татьяна Валентиновна
10. Максимова Александра Фадеевна