«Ледок» спорт мәктәбендә шөгыльләнүче сабыйларга «АЙДАВХОККЕЙ»проекты кысаларында хоккей формалары комплектлары бүләк иттеләр

2021 елның 24 декабре, җомга

Татарстан Республикасы Хоккей федерациясе яңа ел алдыннан алар өчен бәйрәм оештырды.

«АЙДАВХОККЕЙ» социаль проекты кысаларында «Ледок»спорт мәктәбе хоккейчыларының иң кече төркеменә 20 комплект хоккей формасы тапшырылды. Спорт мәктәбендә бу төркемне юбилей төркеме дип атыйлар, чөнки быел Нурлатта Боз сарае ачылуга 15 ел тулды. 2014-2016 елларда туган 40 яшь хоккейчы яңа хоккейчы киеменә ия булды гына түгел, ә мавыктыргыч спорт бәйрәмендә дә катнашты. «Ак Барс» хоккей клубы талисманы Барсик белән бергәләп алар төрле сынаулар узды: плакат ясадылар, капкага алканы бәреп керттеләр, хоккей экипировкасы турында күп яңалык белделәр, зур сабын куыклары белән уйнадылар.

ТР Хоккей федерациясенең спорт-массакүләм чараларын оештыру буенча белгече Артур Садриев билгеләп үткәнчә, социаль проект инде икенче ел гамәлгә ашырыла. «Бу проект кысаларында алтынчы чара, аның максаты-балалар арасында хоккейны популярлаштыру. Хоккей-ул профессиональ спорт, сәламәт яшәү рәвеше, тренировка процессы гына түгел, ә яңа мәдәният белән танышу, үзебез өчен яңа шәһәрләр, яңа илләр ачу мөмкинлеге дә. Без балаларда хоккейга мәхәббәт тәрбияләргә, аларның тормышын тагын да тулыландырырга телибез», – дип билгеләп үтте ул.

Чара ахырында спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр Барсик белән истәлеккә фотога төштеләр, шулай ук «Ак Барс» командасы капитаны Данис Зарипов автографы белән алкалар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International