Бүген барлык милек формасындагы предприятие, оешма җитәкчеләре белән узган киңәйтелгән планеркада нурлатлыларга республика һәм муниципаль бүләкләр тапшырылды.
«Татарстан Республикасы торак – коммуналь хуҗалыгының Мактаулы хезмәткәре» күкрәк билгесен «Коммунальник» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте бухгалтер-контролеры Лидия Сергеевага тапшырдылар.
Муниципаль берәмлекнең социаль-икътисади үсешендә ирешкән нәтиҗәләре өчен Елаур авыл җирлеге башлыгы Ольга Охотниковага һәм Иске Чаллы авыл җирлеге башлыгы Иван Захаровка «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе дипломнары тапшырылды.
Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Мактау грамотасы белән актив гражданлык позициясе һәм экстремаль хәлләрдә кешеләрне коткарган өчен үзмәшгуль Денис Арсланов һәм Росгвардия хезмәткәрләре, старшина Марат Гыйниатуллин һәм өлкән сержант Андрей Симакаев бүләкләнде.
Нурлат районы территориаль сайлау комиссиясе рәисе Ольга Бурнашевская Татарстан Ресспубликасы Үзәк сайлау комиссиясенең Мактау билгесе белән бүләкләнде.
Татарстан Ресспубликасы Үзәк сайлау комиссиясенең Мактау грамотасы Татарстан Республикасы сайлау системасын үстерүгә зур өлеш керткәне өчен Нурлат районы территориаль сайлау комиссиясе секретаре Наталия Булыгинага тапшырылды.
Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең 2021 елның 19 сентябрендә Россия Федерациясе Федераль Җыен Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларны әзерләү һәм үткәрү буенча актив һәм нәтиҗәле эшләре өчен Нурлат шәһәренең 2365 нче һәм 2328 нче участок сайлау комиссияләре рәисләре Гүзәлия Абдрахманова һәм Ләйсән Кәбирова Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
«АК БАРС СОЗИДАНИЕ» Хәйрия фондыннан 100 000 сумлык Сертификат һәм грамота «Ребенок в мире прав» - «Бала хокук даирәсендә» VII Республика мәгълүмати - социаль видеороликлар конкурсының махсус призына ия булган Нурлат шәһәренең 17нче «Шатлык» балалар бакчасы мөдире Миләүшә Төхвәтуллинага тапшырылды.
Намуслы хезмәте, районның ягулык – энергетика комплексын үстерүгә керткән шәхси өлеше өчен һәм һөнәри бәйрәм – Энергетиклар көне уңаеннан «Челтәр компаниясе» АҖ филиалы Чистай электр челтәрләренең Нурлат районы электр челтәрләрен эксплуатацияләү буенча 5 разрядлы электр монтеры Вәгыйз Зөбәеров Нурлат муниципаль районы һәм Нурлат шәһәре башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Нурлат муниципаль районы һәм Нурлат шәһәре башлыгының Рәхмәт хатларын «Челтәр компаниясе» АҖ филиалы Чистай электр челтәрләре хезмәтләрен Нурлат районында тормышка ашыру буенча 3 разрядлы контролер Алия Галиева һәм «Нечкәбил» конкурсында катнашучылар Беловлар га