Шәһәр Мәдәният сараенда «Салкын йөрәк» анимацион фильмы мотивлары буенча театральләштерелгән яңа ел тамашасын күрсәтү дәвам итә.
Бүген аны 300гә якын укучы карады. Алар тамашаны Пушкин картасы ярдәмендә карау мөмкинлеге алдылар.
Тамашачылар арасында шәһәрнең 2нче мәктәбенең 7б сыйныф укучылары Ксения Николаева һәм Диләрә Хәкимова да бар иде. Кызлар спорт белән мавыга, мәдәни чараларга, бигрәк тә спектакльләр карарга ярата. Яңа ел тамашасына да алар зур теләк белән килгәннәр, хәер, «Пушкин картасы» проекты Нурлатта да мәдәни агарту чараларын уздыру мөмкинлеге бирә.
Яшь нурлатлыларны тамаша алдыннан район Башлыгы Алмаз Әхмәтшин сәламләде һәм аларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады.
«Без узган ел да, быел да сезне район һәм шәһәр өчен мөһим булган яңа объектлар һәм иҗтимагый киңлекләр белән сөендерә алдык, - дип мөрәҗәгать итте ул аларга.
- Әйтик, Шашин урамындагы шәһәр күленә беренче килүчеләр нәкъ менә балалар иде. «Кондырча» ландшафт паркы кебек ул да сезнең өчен төзелгән. Киләчәктә дә без Нурлатның тагын да матуррак үссен һәм өлкәннәрнең балаларга өстәмә белем алу мөмкинлеге бирүче киң якты биналар белән сөендерерлек мөмкинлекләре булсын өчен барысын да эшләячәкбез. Сезнең өчен бүген иң беренче чиратта белем алу, һәм моның өчен без районда бөтен шартлар тудырабыз. Яңа елда сезгә зур уңышлар һәм шатлыклар телим».
Нурлатның яңа ел тамашасы яшь тамашачылар игътибарын беренче минутлардан ук җәлеп итте. Район үзешчәннәренең талантлы уены, хореография коллективларының иҗади номерлары, аларның якты костюмнары беркемне дә битараф калдырмады.