Нурлат Шәһәр мәдәният сараеның зур залында киңәйтелгән планерка узды

2021 елның 24 декабре, җомга

Бүген Нурлатта район Башлыгы Алмаз Әхмәтшин рәислегендә район һәм шәһәр тормышының актуаль мәсьәләләре буенча предприятие, оешма җитәкчеләре белән киңәйтелгән планерка булды.

Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә-Яңа ел бәйрәмнәре чорында предприятиеләр, халыкның тормыш-көнкүрешен тәэмин итү һәм коммуналь хезмәтләр эшчәнлеген оештыру турында Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рафис Хәмзин чыгыш ясады.

Район һәм шәһәр территориясендә Яңа ел һәм Раштуа чараларын уздыру чорында хокук тәртибен тәэмин итү чаралары турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Нурлат районы буенча бүлеге начальнигы Леонид Гаврилов сөйләде.

2021-2022 елның кышкы чорында Нурлат районы территориясендә янгын куркынычсызлыгын саклау мәсьәләсен Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең Аксубай һәм Нурлат муниципаль районнары буенча районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге начальнигы Рифкать Юсупов яктыртты.

2021 елның 11 аенда ятим балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау буенча эшнең оештырылуы турында район Башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге начальнигы Екатерина Аленочкина чыгыш ясады.

Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нәфыйгина Яңа ел каникуллары вакытында балаларның ялын оештыру мәсьәләләренә җентекләп тукталды, шулай ук 2021 елның ноябрь-декабрь айларында районның спорт, мәгариф һәм мәдәният өлкәсендәге төп казанышлар турында сөйләде.

Иске Әлмәт һәм Иске Чаллы авыл җирлекләре башлыклары Равил Хисамов һәм Иван Захаров авыл җирлекләрендә алып барыла торган эшләр һәм аларның үсеш перспективалары турында сөйләделәр.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International