«Нурлат-информ»да «Игелекле открытка» хәйрия проектында җиңүчеләрне бүләкләделәр

2021 елның 24 декабре, җомга

Җиңүчеләргә дипломнар һәм татлы бүләкләр тапшырылды.

Җомга иртәсе бездә, «Нурлат-информ»да, җылы очрашу белән башланды – без Яңа ел алдыннан игълан ителгән «Игелекле открытка» хәйрия проект-конкурсында җиңүчеләрне бүләкләдек. «ТАТМЕДИА» АҖнең «Нурлат-информ» филиалы баш мөхәррире Резеда Гиняева җиңүчеләрне якынлашып килүче бәйрәм белән котлады, дипломнар һәм бүләкләр тапшырды.

Исегезгә төшерәбез, безнең конкурс йөздән артык бала катнашында өч номинация буенча узды.   Мәктәп укучылары һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр анда актив катнаштылар. Балаларның эшләрен без Нурлат картлар һәм инвалидлар интернат-йортында тәрбияләнүчеләргә, район үзәк хастаханәсе табибларына һәм хастаханә палаталарында Яңа ел бәйрәмнәрен каршылаучы пациентларга тапшырачакбыз.

Катнашучылар дипломнарын ВКонтакте челтәрендә "Нурлат-информ" берләшмәсендә алырга мөмкин булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International