Нурлатлылар Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр Советы съездында катнашты

2021 елның 23 декабре, пәнҗешәмбе

Нурлатлылар Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр Советы съездында катнашты

Съезд Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узды.

Бүген Казанда республика муниципаль берәмлекләр Советының XVI Съезды узды, анда дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары белән бергәләп хәл итү өчен өстенлекле бурычларны билгеләделәр. Съездда район Башлыгы Алмаз Әхмәтшин җитәкчелегендә Нурлат районы делегациясе дә катнашты.

Делегация составына 7 авыл җирлеге башлыгы керде, калганнары съезд эшенә ВКС режимында кушылды.

Съездда авыл җирлегенең эшчәнлеге турындагы доклад белән Андреевка авыл җирлеге башлыгы Надежда Егорова чыгыш ясады. Бүген шулай ук Егоркино һәм Иске Чаллы авыл җирлекләре башлыкларына, муниципаль берәмлекләр арасында үткән республика смотр-конкурсы җиңүчеләре буларак яңа автомобиль ачкычлары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International