Менә инде күптән көтелгән вакыйга булды - иң актив, спорт, сәләтле һәм иҗади укучылар, шулай ук аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар район башлыгы Чыршы бәйрәменә чакыру алдылар.
"Салкын йөрәк” популяр анимацион фильмы мотивлары буенча яңа ел театральләштерелгән тамашасын беренчеләрдән булып авылларда яшәүче мәктәп укучылары карады. Алар арасында Мамык авылыннан Виктория Самойлова да бар. Ул-экология буенча олимпиаданың муниципаль этабында җиңүче, Яхшы билгеләргә генә укый, БДИга әзерләнә.
Премьераны көткән арада, бәйрәмне ничек каршы алырга планлаштыруы һәм киләсе елдан нәрсә көтүе турында сөйләде. Виктория кышкы тылсымчының чынлыкта булуына бик ышанмый икән, гәрчә аның яраткан әкият персонажы – Морозко булса да.
Ул берничә ел элек хәтта Кыш Бабайга Бөек Устюгка хат та язган иде. “Тик ул адресатка барып җитмәгәндер инде, мин бернинди җавап та алмадым", – дип елмая Виктория. Шул вакыттан бирле ул укуда да, көндәлек тормышта да бары тик үз көченә, үҗәтлегенә һәм җиңүгә омтылышына гына исәп тота. 2022 елның февралендә узачак экология буенча республика этабында да уңышка өметләнә.
Ә менә Төрнәстән Альбина Сәгъдиева, киресенчә, Кыш бабай бар һәм иң изге теләкләрне үти, дип ышана. Быел ул үз хатында коронавирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә бик мөһим булган бөтен кеше өчен сәламәтлек сорады. Альбина 6 сыйныфта бик яхшы бигеләргә генә укый. Быел да район Башлыгы чыршысына чакыру алуына чын күңелдән шат.
Тамаша башланганчы санаулы минутлар эчендә без сәхнә артына күз салырга өлгердек. Биредә безне беренче булып Кыш бабай каршы алды. Мансур Әһлетдиновның бу әкияти рольдә стажы 15 ел икән инде.
«Шуңа да карамастан, һәр чыгыш һәм яшь тамашачылар белән очрашу алдыннан бик дулкынланам", - диде ул. Ул кышкы тылсымчы булуның бер дә җиңел түгеллеге хакында сөйләде. Өстендәге туны чын калын, җылы тун ич, шуңа күрә тамаша барышында күлмәкне берничә тапкыр алыштырырга туры килә икән. Әмма бу балаларга бәйрәм бүләк итү кәефенә һич тә йогынты ясамый. Залдан аңа йөзләгән күз карап торганда, башкача була да алмый.
Нурлатның яңа ел тамашасы яшь тамашачыларның көткән өметен аклады. Ул актерларның оста уены, матур костюмнар һәм чын-чынлап тылсымлы декорацияләр, дәртле биюләр һәм кызыклы сюжет белән шатландырды. Анда уен-көлке, шаяртуларга да урын табылган. Тик-токер Убырлы карчыкны тагын кайда очратырга була әле?! Сүз уңаенда, Нурлат укучылары тамаша барышында төшерелгән клип өчен аңа лайклар җыярга ярдәм иткән. Сөйли белүче Кар бабай Олаф та шулай ук ошады. Ә мәһабәт Кар патшабикәсе үзенә каршы төшкән бөтен кешене дә туңдыра алыр кебек тоелды. Режиссер Анжела Туктаровага һәм барлык актерларга афәрин!
Район башлыгының Яңа ел чыршысына чакыру алу укучыларга яхшы уку, спорт һәм иҗади казанышларга ирешү өчен яхшы этәргеч булып тора.