Ә Яңа ел тылсымчылары Нурлат оешмалары җитәкчеләре һәм депутатлар булды.
Нурлаттан Тимур Мәгыйзовка нибары дүрт яшь ярым. Яңа ел-иң тылсымлы бәйрәм, дип чын күңелдән ышана. Инде күптән әнисе ярдәме белән Кыш Бабайга хат язган. Тимур җәй көне күп кенә яшьтәшләренең велосипедта утыруларын көнләшеп караган, шуңа күрә дә Кыш Бабайдан велосипед сораган да инде.
Яңа ел алдыннан аның кебек социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдә тәрбияләнүче тагын 29 баланың хыялын «Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия акциясе кысаларында җитәкчеләр һәм депутатлар тормышка ашырды. Теләкләр язылган хатларны алар дүшәмбе көнне узган планерка алдыннан чыршыдан сайлап алдылар.
Чара район Башлыгы Алмаз Әхмәтшинның җиңел кулы белән башланып китте. Алмаз Сәлимович хатларны укып кына калмады, чәршәмбе көнне исә аларның хуҗаларының теләкләрен дә үтәде.
Ул өч баланы чыршы янына чакырып алып сабыйларга матур теләкләрен җиткерде һәм бүләкләр тапшырды.
Ике тәгәрмәчле өр-яңа велосипед алгач, Тимурның күзләре ничек янганын күрсәгез иде. Чөнки җәй көне ул башка балалар белән ишегалдында велосипедта йөри алачак! Хәер, җәйгә кадәр көтәргә көч бармыни икән, шунда ук шуып утырып йөреп тә кады инде!
"Хәтта бер баланы да сөендерү кадерле", - диде район Башлыгы, башка җитәкчеләрне дә акциягә кушылырга чакырды.
«Татарстан-Яңа гасыр» Республика иҗтимагый хәрәкәтенең Нурлат территориаль бүлеге җитәкчесе Дамир Ишкинеев Яңа ел алдыннан Төрнәстән килгән сабый өчен Кыш Бабай булачак.
"Балачакта барысы да Яңа ел бүләкләре көтә. Әлеге акция кысаларында балаларның иң изге теләкләрен үтәп, бәйрәм бүләк итү мөмкинлеге бар. Шуңа да «Теләкләр чыршысы»на бик теләп кушылдым", – диде ул.
Кемдер Кыш Бабайдан лего, кемдер курчак, кемдер машина сораган... һәм Яңа ел алдыннан андый гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларның мәңге чынга ашмас дип уйлаган теләкләре барысы да тормышка ашты.
Яңа ел барлык балаларга шатлык алып килсен, һәм бу бәйрәмне бүләк итүче тылсымчылар тагын да күбрәк булсын иде.