Нурлатның «Уңыш траекториясе» фонды 150 мең сумлык грантка лаек булды

2021 елның 23 декабре, пәнҗешәмбе

«Уңыш траекториясе» фонды яшьләр өчен социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыру өчен коммерцияле булмаган оешмаларга грантлар республика конкурсында катнашты.

2020 елда «Уңыш траекториясе» фонды Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы арасында («2014 – 2024 елларга Татарстан Республикасында социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итү») республика конкурсында катнашты.

Фонд мөмкинлекләре чикләнгән балаларны социальләштерү өчен #наоднойволне» «Шәһәр балалар Медиастудиясе» проектын гамәлгә ашыру өчен 150 мең сумлык грант отты.

Дүрт ай дәвамында сентябрь-декабрь айларында балалар түгәрәк берләшмәсенә йөрде, анда ораторлык осталыгы, режиссерлык сәнгате нигезләрен өйрәнде, шулай ук гамәли дәресләрдә балалар һәм яшүсмерләрне кызыксындырган темаларга видео клиплар һәм сюжетлар төшерүдә остазлары белән беррәттән катнашты.

Ел азагында күп кенә балалар медиа юнәлешендәге конкурслар призерлары һәм лауреатлары булды, ә иң мөһиме, «Киләчәк»балалар иҗат йорты базасында медиа-эшчәнлек мәйданчыгында балалар иҗтимагый оешмаларында актив җәмәгать тормышына җәлеп итү буенча бәяләп бетергесез тәҗрибә туплады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International