Районда 623 счетчик интеллектуаль форматлыга алыштырылган.
2021 елда Нурлат районында электр энергиясе куллану узган ел белән чагыштырганда 3 миллион киловатт сәгатькә арткан. Димәк, район халкының яңа йорт һәм фатир тәрәзәләрендә утлар яна, яңа производстволар һәм социаль объектлар үз эшләрен җайга сала.
«Агымдагы ел эчендә без 3,3 мегаватт егәрлекле 215 объектны электр челтәрләренә тоташтырдык. Технологик тоташтыру кысаларында 4500 метр электр линияләре сузылды, район кулланучыларына 623 интеллектуаль счетчик куелды», – диде Нурлат РЭСы начальнигы Иван Николаев.
Бүген, 22 декабрьдә, Нурлат энергетиклары һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Тикмәгә генә ул ел ахырына туры килми, чөнки бу нәтиҗәләр ясау гына түгел, ә яңа ниятләрне тормышка ашыру мөмкинлеге дә.
Электр челтәрләре хезмәткәрләренең төп бурычы-район кулланучыларын электр белән тәэмин итүнең ышанычлылыгын тәэмин итү, моның өчен ел саен электр челтәрләрен төзү, реконструкцияләү, автоматлаштыру буенча зур эш башкарыла.
24 декабрьдә «Дуслык» («Дружба», «Туслăх») район газетасының җомга чыгарылышында материалның дәвамын укый аласыз, анда сез энергетика өлкәсендә 30 елдан артык хезмәт куючы Василий Синяков белән танышырсыз.