Нурлатның спорт тренерлары республика конкурсында җиңү яулады

2021 елның 22 декабре, чәршәмбе

Шул көннәрдә ТР Спорт министрлыгының Физик тәрбия һәм үсмерләр спорты республика үзәге тарафыннан үткәрелүче “Иң яхшы спорт мәктәбе тренеры-2021” республика смотр-бәйгесенә йомгак ясалды. Быел бәйге җиңүчеләре арасында Нурлаттан Галимҗан Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбенең өч тәҗрибәле тренеры да бар. Самбо буенча тренер Илшат Әһлиуллин “Яшь тренер” номинациясендә беренче урынга лаек булды. Билбау көрәше буенча тренер Расих Сәмигуллин “Осталык” номинациясендә – икенче урында. Кикбоксинг буенча тренер Евгений Казаев исә “Массакүләмлек” номинациясендә өченче урын яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International