Иртәгә Нурлатта шәһәр үзәгендә транспорт хәрәкәте чикләнәчәк

2021 елның 22 декабре, чәршәмбе

Дәүләт автоинспекциясенең Нурлат бүлеге хезмәткәрләре Нурлат урамнарының берсен ябу турында кисәтә. Иртәгә, 23 декабрьдә, сәгать06:00дан 16:00 сәгатькә кадәр Карл Маркс урамында Мәктәп урамыннан алып Нурлат район үзәк хастаханәсе янындагы боҗрага кадәр транспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнәчәк. Вакытлыча кыенлыклар кар чыгару белән бәйле. Барлыкка килгән уңайсызлыкларга аңлап карау һәм автомобиль транспорты хәрәкәте маршрутын алдан планлаштыру сорала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International