Шәһәрнең 3нче мәктәбенең җәмгыять белеме укытучысы Венера Гомәрова кулланучылар хокукларын яклау буенча олимпиада нәтиҗәләре өчен бүләкләнде.
Ул Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесенең Рәхмәт хатына лаек булды.
"Кулланучылар хокукларын яклау буенча укучылар арасында республика олимпиадасы агымдагы елның сентябреннән ноябрьгә кадәр узды. Ул безнең республикада ел саен үткәрелә торган чара, быел 9 нчы тапкыр оештырылды»,-диде Дәүләт алкоголь инспекциясенең әйдәп баручы белгеч – эксперты Алия Гәрәева.
Нәтиҗәләр ясаганда жюри әгъзалары Венера Ранисовнаның Татарстан Республикасында кулланучылар мәгарифе системасы үсешенә керткән өлешен исәпкә алды.
Рәхмәт хатын тапшыру тантанасыннан соң Алия Гәрәева кулланучыларның хокукларын яклау нигезләре буенча сыйныфтан тыш дәрес үткәрде, укучыларны республикада кулланучылар хокукларын яклау институтының барлыкка килү тарихы белән таныштырды, кулланучылар базарында дәүләт алкоголь инспекциясенең роле турында сөйләде, монда ук укучылар белән «Кулланучылар хокукларын яклау турында» һәм «Коррупциягә каршы тору турында» федераль законнар белән таныштылар.