Нурлатта «Кышкы каникуллар»оператив-профилактик чарасы старт ала

2021 елның 22 декабре, чәршәмбе

Кышкы каникуллар алдыннан Нурлат районында автоинспекторлар «Кышкы каникуллар»оператив-профилактик чара үткәрәчәкләр. Ул 2021 елның 23 декабреннән 2022 елның 9 гыйнварына кадәр узачак.

Чара кысаларында Дәүләт автоинспекциясенең Нурлат бүлеге хезмәткәрләре район предприятиеләрендә һәм оешмаларында юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү турында әңгәмәләр үткәрәчәкләр, алар барышында аварияләрнең торышы, юл-транспорт һәлакәтләре һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү өлкәсендәге законнардагы үзгәрешләр турында хәбәр ителәчәк. Укучылар белән «Куркынычсызлык минутлары», ЮИД отрядлары катнашында линейкалар үткәрергә, яктылыкны кире кайтаручы элементлар булуны тикшерергә планлаштыралар.

“Көн озынлыгы кыскара бару шартларында, шулай ук һава торышы начар булу сәбәпле, юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да игътибарлы, сак булырга һәм яктылык кайтаручы элементлардан файдаланырга чакырабыз", – дип мөрәҗәгать итә Нурлат автоинспекторлары хәрәкәттә катнашучыларга.

Фоторәсем "Нурлат-информ"архивыннан.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International