Нурлатта милли мәдәниятләр фестивале узды

2021 елның 22 декабре, чәршәмбе

Милли мәдәниятләрнең «Салават күпере» ачык фестивале Нурлатта беренче тапкыр узды.

Фестивальнең исеме үзе турында сөйли: аның 250дән артык катнашучысы үз чыгышларында төрле культураларның иң матур төсләрен күрсәтергә тырышты. Аны үткәрү урыны итеп Халыклар дуслыгы йорты сайлануы да символик мәгънәгә ия.

«Мондый фестиваль Нурлатта беренче тапкыр уза, барлыгы 4 номинация буенча. Анда безнең күршеләребез-Яңа Чишмә һәм Чирмешән районнары вәкилләре дә бик теләп катнашты. Бу фестиваль Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елының тәмамлануын күрсәтүче символик чара булып торсын иде", - диде фестивальне ачу тантанасында Халыклар дуслыгы йорты директоры Галина Терентьева.

Фестивальне оештыручылар барлык катнашучыларга да грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды: тәм-томнар һәм киләсе елга календарь яшь артистларның һәм аларның остазларының күңелләренә хуш килде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International