Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 23 декабрендә төнлә һәм иртән һава температурасы -- -25-30° градуска кадәр төшәр дип көтелә.
Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе киңәш итә:
Салкын тидермәс өчен, урамга чыкмаска, балалар, йорт хайваннарын урамда озак тотмаска һәм еракка чыгып китүдән тыелырга кирәк.
Туңу куркынычын китереп чыгаручы төп сәбәпләр: кысан аяк киеме һәм дымлы кием, кан тамырлары белән проблемалар, алкоголь куллану, шулай ук хәлсезлек һәм ару-талу. Катлы – калы итеп киенегез – кием арасында һава катламнары җылыны саклый, җылы олтан һәм йон оекбашлар киегез – алар дымны сеңдерә, аякларны корыда тота, салкынга чыкканда җылы бияләйләр, баш киемнәре һәм шарфтан башка чыкмагыз; даими актив хәрәкәтләр кирәк.
Көчле салкында еракка бармау һәм сәфәр чыкмау яхшырак. Автомобиль механизмнарында ватылу һәм юл-транспорт һәлакәтләре килеп чыгу куркынычы кискен арта. Ерак араларга йөрүче шоферларга да үз куркынычсызлыгы турында истә тотарга кирәк-сезон буенча киенергә, җылы кием-салым һәм аяк киемен, кайнар чәй запасын онытмаска, мөмкин булган кадәр ягулык запасы булырга тиеш.
Машина йөртүчеләргә кискен туктауларны булдырмаска кирәк: туктаганда тизлекне салмак кына киметергә. Тормоз вакытында берничә тапкыр тормоз педаленә басарга, шул рәвешле сигнал биреп, арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтергә.
Ерак араларга барудан баш тартыгыз.
Өшегәндә беренче ярдәм:
Әгәр суыкта калып өшесәгез –җылыга кереп җылыныгыз, җылы бинада берничә сәгать утырыгыз, ашагыз. Әгәр туңу очрагы булганда-кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итегез. Өлешчә яки каты туңганда ни эшләргә, медицина ярдәме чакыртып булмаса ни хәл итәргә?
- Зыян күргән кешегә башка кием кигертегез. Юеш киемнәрен салдырыгыз һәм коры җәймә яки юрган белән төрегез. Зыян күргән тән участокларына кагылмагыз!
- Суны җылытыгыз. Температурасы 40-42 С тирәсе булсын. Әгәр термометр юк икән, кулның терсәк өлешен суга тыгып карагыз. Әгәр дә кайнар түгел икән- димәк температурасы яхшы. Тәннең өшегән урынын суга тыгыгыз һәм тиренең төсе алсу булганчы һәм сизү сәләте кире кайткайчы тотыгыз. Тәннең өшегән урыны савыт-саба кырыена тиеп торырга тиеш түгел. Әгәр бит яки колаклар туңдырылган икән, йомшак сөлге белән җылы компресслар ясагыз (суда юешләтергә һәм суын саркытырга).
- Киптерегез һәм корытыгыз. Тиренең өшегән урыны алсу төскә кергәч, корытыгыз һәм бу урынны чиста марля белән бәйләгез. Әгәр өшегән урын аяк яки кулда икән, һәр бармакны, бармаклар арасына мамык куеп, инфекция кермәсен өчен аерым бәйләргә.
- Күп итеп сыеклык эчегез. Алкогольдән башка теләсә нинди җылы эчемлекләр эчегез. Бу нормаль тән температурасын торгызырга һәм кан циркуляциясен яхшыртырга ярдәм итәчәк.
- Авыртуны баса торган чаралар. Аспирин яки ибупрофен авыртудан арындырачак һәм кан әйләнешен яхшыртачак.
Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен онытмагыз һәм үтәгез:
· спиртлы эчемлекләр кулланмагыз, урын өстендә тәмәке тартмагыз!
* балаларны караучысыз калдырмагыз, аларны янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәтегез;
* төзек булмаган электр үткәргечтән беркайчан да файдаланмагыз, электр челтәренә авыр көчәнеш килерлек итеп артык күп файдаланмагыз , электр җылыткычларын кулланганда сак булыгыз;
* кабызылган электр һәм газ приборларын караучысыз калдырмагыз.
Исегездә тотыгыз: янгын үзеннән-үзе килеп чыкмый. Аның сәбәбе - кешеләрнең игътибарсызлыгы һәм ут белән эш итүдә ваемсызлыгы. Исерек хәлдә кеше үз-үзен һәм гамәлләрен контрольдә тота, өстәвенә, башка кешенең гомере өчен бернинди җаваплылык та тота алмый.
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.