Нурлатта «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе конференциясе узды

2021 елның 22 декабре, чәршәмбе

Конференциядә соңгы биш елдагы эшкә йомгак ясалды һәм сәркатип сайланды.

Бүген «Бердәм Россия» партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсенең XXXII конференциясе булды. Җирле бүлекчә секретаре Алмаз Әхмәтшин җитәкчелегендә узган конференция эшендә ТР Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудин, 49 башлангыч бүлектән делегатлар, районның иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре, партия тарафдарлары һ. б. катнашты.

Эш нәтиҗәләре турында хисап доклады белән Нурлат җирле бүлеге секретаре Алмаз Әхмәтшин чыгыш ясады. Бүген җирле бүлек 3150 партия әгъзасын, 1298 тарафдарны берләштерә. Биш ел эчендә партия әгъзалары санының 97 кешегә арткан. Алмаз Сәлимович билгеләп үткәнчә, сайлаучыларның наказларын үтәү кысаларында районда объектлар төзү һәм капиталь ремонтлау буенча гаять зур эш башкарылган. Бу-балалар бакчаларын капиталь ремонтлау, балалар һәм социаль-мәдәни учреждениеләрне, спорт мәйданчыкларын һәм фельдшер-акушерлык пунктларын төзү, ишегалларын, паркларны төзекләндерү һәм башкалар. «Өлкән буын», «Тарихи хәтер», «Балалар спорты», «Шәһәр мохите», «Нык гаилә» һәм «Куркынычсыз юллар» кебек федераль партия проектлары уңышлы тормышка ашырылды. Нурлат бердәмроссиялеләре 7 җирле партия проекты инициативасы белән чыкты. Җирле бүлекчә каршындагы иҗтимагый кабул итү бүлмәләренең эшчәнлеге сайлаучылар мәсьәләләрен хәл итүнең нәтиҗәле ысулы булып тора. Биш ел эчендә 1743 мөрәҗәгать каралды, шуларның 877се уңай хәл ителде.

Алмаз Әхмәтшин үз чыгышында яңа бурычлар да билгеләде. "Муниципаль депутатлар командасы барлык дәрәҗәләрдә, барыннан да элек, җирле үзидарә органнары дәрәҗәсендә законнарны камилләштерүдә системалы катнашучы булырга тиеш", - дип билгеләп үтте ул.

Конференциянең көн тәртибендә башка мөһим мәсьәләләр дә каралды. Конференция делегатлары яшерен тавыш бирү юлы белән альтернатив нигездә Нурлат җирле бүлеге секретарен сайлады. Бу вазыйфага киләсе биш елга район Башлыгы Алмаз Әхмәтшин билгеләнде. Шунда ук җирле сәяси совет һәм контроль комиссиясе әгъзалары сайланды. Соңыннан делегатлар партиянең Татарстан төбәк бүлегенең XXXIV конференциясенә делегатларны сайлады. 

Конференциядә шулай ук партиянең актив әгъзаларын, партия проектлары координаторларын бүләкләделәр һәм партия билетларын тапшырдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International