«Безнең заман геройлары»: кешеләрне коткарган өчен нурлатлылар бүләкләр алды

2021 елның 22 декабре, чәршәмбе

20 декабрьдә Казанда «Безнең заман геройлары» республика иҗтимагый премиясе лауреатларын бүләкләү тантанасы булды. Бүләкләнүчеләр арасында нурлатлылар Денис Арсланов һәм Марат Гыйниатуллин да бар иде.

Денис Арсланов, бер генә секундка да уйлап тормыйча, төн уртасында өйдә янгын чыккан вакытта күршесенә ярдәмгә ташлана.

"Аларның йорт януы турында башка күршедән белдем. Янган йортта ир-ат булуы ачыкланды, шуңа күрә янгын сүндерүчеләр килгәнче аны коткарырга ашыктым", - дип сөйләде Денис Арсланов.

«Безнең заман геройлары» иҗтимагый премиясе «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» эгидасы астында, «Бердәм Россия» партиясе һәм республиканың Яшьләр министрлыгы ярдәмендә 2013 елдан бирле ел саен үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International