Нурлат районы автоинспекторлары Нурлат урамнарының берсе ябылу турында кисәтә.
Иртәгә, 22 декабрьдә, сәгать 06:00дан сәгать13: 00кә кадәр Карл Маркс урамы киселешендәге Гыйматдинов урамыннан алып Мәктәп урамы киселешенә кадәр транспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнәчәк.
Вакытлыча кыенлыклар урамнардан кар төяп ташу белән бәйле. Барлыкка килгән уңайсызлыкларга аңлап карау һәм автомобиль транспорты хәрәкәте маршрутын алдан планлаштыру сорала.