Шушы көннәрдә Нурлатның «Омтылыш» нәфис гимнастика студиясендә йөрүчеләр Казанда нәфис гимнастика буенча III традицион «Кышкы әкият» турнирында катнашты.
Безнең шәһәрне 11 спортчы тәкъдим итте, аларның берсе дә бүләксез калмады. Пьедесталның беренче баскычында кабат ике Эмилия - Сафина һәм Сәгъдиева - Нурлат командасының иң кече һәм иң өлкән кызлары.
Иң күп бүләкләр-көмеш медальләр. Аларга Алсу һәм Сәминә Хәбибрахмановалар, Ирада Усманова, Элина Хәмзина һәм турнирның дебютанткасы Мәрьям Хәбибуллина лаек булды.
«Омтылыш» студиясендә тәрбияләнүче кызларның бүләкләре арасында бронза медальләр дә бар. Аларның ияләре-Радмила Дмитриева, бертуган Эсма һәм Азиза Зәйнетдиновалар һәм Анна Трубкина. Кызларның соңгы өчесе шулай ук турнирда беренче тапкыр үз программаларын тәкъдим итте.