Татарстанда Росреестр тарафыннан гараж амнистиясе буенча барлыгы 540 объект теркәлгән. ТР буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова сөйләвенчә, бу хезмәт Яр Чаллы, Казан, Әлмәт, Нурлат һәм Чистай районнарында аеруча киң файдаланыла. Гараж амнистиясе шәһәр төзелеше кодексы гамәлгә кергәнче төзелгән гаражларның гына түгел, гараж астындагы җир участокларының да милек хокукын гадиләштерелгән теркәүдән гыйбарәт.
Милек хокукын рәсмиләштерүнең гадиләштерелгән тәртибеннән файдалану өчен гражданга гариза һәм тиешле документлар белән җирле үзидарә органнарына — күчемсез милек объектының урнашу урыны буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк. Башкарма комитет карар кабул итә һәм документларны ТР Росреестрына җибәрә.