Шушы көннәрдә тагын 15 хезмәткәргә Бөтенроссия физкультура-сәламәтләндерү комплексы таныклыклары һәм значоклары тапшырылды.
Районның мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре коллективлары - «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексында иң актив катнашучыларның берсе. Шушы көннәрдә нормативларны тапшыру “Әкият” балалар бакчасында оештырылды. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең 40 тан артык хезмәткәре барлык биремнәрне дә җиңел һәм күтәренке кәеф белән үтәде.
ГТО нормативларын уңышлы үтәгән нурлатлылар таныклыклар, шулай ук аерымлык билгеләренә лаек була. Шулай итеп, районның 15 балалар бакчасы хезмәткәре алтын, көмеш һәм бронза аерымлык билгесенә лаек булды.