Соңгы биш айда Бөтенроссия физкультура-сәламәтләндерү комплексына 400ләп бала кушылды.
Шушы көннәрдә "Хезмәткә һәм оборонага әзер!” нормативларын «Алтын балык» балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләр үтәде. Нурлат шәһәрендә ГТО чараларын үткәрү буенча белгеч Дария Белова билгеләп үткәнчә, балалар биремнәрне бик яхшы башкарган.
Гомумән алганда, август башыннан ГТО нормативларын районның балалар бакчасына йөрүче 400гә якын бала үтәгән.