"Нурлат-информ" чираттагы журналистлар конкурсы җиңүчесе булды

2021 елның 21 декабре, сишәмбе

Казанда Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында массакүләм мәгълүмат чаралары конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булды.

Әлеге конкурс ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы тарафыннан игълан ителгән иде.

Җиңүчеләр арасында «Нурлат»ТРКсы коллективы да билгеләп үтелде. Аларның эшләре «Телеканаллар һәм радиостанцияләр арасында Татарстан Республикасында социаль-мәдәни билгеләнештәге объектларны капиталь ремонтлау турында иң яхшы материал» номинациясендә иң яхшысы булды.

«ТАТМЕДИА» АҖнең “Нурлат-информ” филиалы җитәкчесе-баш мөхәррир Резедә Гиняевага җиңүче дипломын  төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International