Агымдагы елның 20 декабрендә 73янгын сүндерү-коткару бүлегендә хезмәткәрләр һәм аерым постның инженер-инспекторлык составы белән киңәшмә узды.
Киңәшмә нәтиҗәләре буенча җаваплы затлар белән берлектә саклана торган объектларны бәйрәм алды тикшерүләрен оештыру бурычы куелды. Янгынга каршы режимның үтәлеше, су белән тәэмин итү, канализация, электр белән тәэмин итү системаларының төзеклеге, технологик җиһазларның һәм аппаратларның техник торышына ревизия ясау, беренчел янгын сүндерү чараларының, янгынга каршы су запасларының, су чыганакларының төзеклеге тикшерелде.
«Үткәрелгән тикшерүләр яңа ел каникулларын уңышлы үткәрергә ярдәм итәчәк», - дип билгеләп үтте ПСЧ 73 ОПП инженеры Виктор Морозов.