Район оешмалары, предприятиеләре һәм учреждениеләре җитәкчеләре, шәһәр һәм район Советлары депутатлары ярдәме белән 3 яшьтән 13 яшькә кадәрге 30 баланың яңа ел хыяллары тормышка ашырылачак.
Традицион атналык планеркада катнашучыларны бүген иртәндән үк чыршы каршы алды, аны төрле төстәге уенчыклар белән бергә социаль авыр хәлдә булган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларның хатлары язылган конвертлар да бизәде.
Чыршыдан беренче хатны Нурлат районы Башлыгы Алмаз Әхмәтшин укыды. Үз хатында Нурлат шәһәреннән Тимур Кыш Бабайдан велосипед сораган. Гомумән алганда, Алмаз Сәлимович быел районның өч сабыеның теләкләрен үтәячәк. «Бу игелекле акция бүләкләр алучы балалар өчен генә түгел, ә аларны бүләк итүчеләр өчен дә күңелле. Мондый тылсымлы бәйрәм алдыннан балаларны сөендерү, аларның кәефен күтәрү күңелле. Чөнки балалар барлык сюрпризларга да чын күңелдән шатлана. Бу акцияне алга таба да дәвам итәрбез дип уйлыйм», – дип билгеләп үтте Алмаз Сәлимович, башка җитәкчеләрне дә акциягә кушылырга чакырды.
Акциянең һәр катнашучысы чыршыда эленгән конвертны алды, балаларның хатларын кызыксынып укыды. Балалар үз хатларында бу елны нинди уңышлар белән төгәлләүләре турында сөйлиләр, Кыш бабайны бәйрәм белән котларга һәм теләкләрен җиткерергә дә онытмаганнар. Җитәкчеләр шунда ук якын арада балаларның теләкләрен үтәячәген билгеләп үтте. Чөнки Яңа ел – барлык хыяллар чынга ашкан бәйрәм.