Нурлат урманчылыгы «Чыршы» операциясен башлады

2021 елның 20 декабре, дүшәмбе

2021 елның 20-31 декабрендә Нурлат районында «Чыршы» оператив-профилактик чарасы уза.

Аның кысаларында ылыслы агачларны законсыз кисүне булдырмау максатыннан урман кишәрлекләренә системалы патрульлек оештырылачак. «Законсыз кисү, урман утыртмаларына зыян китерү яки агачларны үз белдегең белән казып алу административ штраф салуга китерә», – диде урманчы -  «Нурлат урманчылыгы» ДКУ җитәкчесе Рөстәм Галиев.

Гражданнарга штраф күләме – 3 меңнән 4 меңгә кадәр, вазыйфаи затларга – 20 меңнән 40 меңгә кадәр, юридик затларга-200 меңнән 300 мең сумга кадәр тәшкил итә. Моннан тыш, законсыз кискән зат урманнарга китерелгән зыянны капларга тиеш булачак, ул киселгән агач токымына һәм аның үсү урынына, урманнарны саклау категориясенә бәйле.

Нурлат урманчылыгында урман законнарын бозуның барлык фактлары турында урман сагының турыдан-туры номерына 8-800-100-94-00, шулай ук ТР “Урман-янгын үзәге” ДБУнең төбәк диспетчерлык хезмәте номерына 8 (843) 221-37-95 хәбәр итәргә була.

«Шуның белән бергә, район халкының күпсанлы мөрәҗәгатьләренә бәйле рәвештә, җил-давыл, күпләп кар яву аркасында җиргә ауган агачларны, сынган агач кәүсәләрен җыю кагыйдәләрен дә аңлатабыз. Гражданнар үз ихтыяҗлары өчен урманда корыган, ауган агачларны ирекле рәвештә җыя алалар. Коры-сары урман кисү эшләрен үткәрү территорияләрендә урман калдыгы булып тормый.

Аны шәхси ихтыяҗ өчен, урман үсентеләрен кисмичә, бары кул көче белән кулланыла торган инструментларны, җайланмаларны һәм механизмнарны (балта, кул пычкысы) кулланып, кул белән генә җыярга кирәк», - дип аңлатты Рөстәм Галиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International