Нурлатлыларга чыршыны дөрес сайлау өчен киңәшләр

2021 елның 20 декабре, дүшәмбе

«Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге» федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесенең Нурлат филиалы чыршыларны сайлау буенча киңәшләр бирә.

Яңа елга кадәр бик аз вакыт калды, димәк, Яңа ел чыршысын сайлау турында уйланырга да вакыт җиткән.

Иң мөһиме – нинди чыршы сайларга: чын чыршыны мы яки ясалмасын мы. Һәр очракта да уңай һәм тискәре яклары бар. Тере чыршыдан бөтен өйгә тәмле ис тарала, саклау өчен урын да таләп ителми, тик мондый гүзәл озак яши алмый - тиешле тәрбиядә күп дигәндә ике-өч атна, ә аннары энәләре коела башлый. Ясалма чыршы күзләрне күпкә озаграк сөендерәчәк, әмма тышкы матурлыктан башка, аның файдасы  юк шул.

Яңа ел агачын ничек сайларга?

Тере чыршыны шәһәр чыршы базарында яки урманчылыкта сатып алырга була. Яңа ел ярминкәләре декабрь урталарыннан ваклап сату базарларында һәм сәүдә үзәкләренә якын территорияләрдә ачыла. Чыршыларны "кулдан", “кара урман кисүчеләреннән" сатып алу законсыз. Базарларда агач сату белән шөгыльләнгән кешедә сатып алынган чыршылар күләме күрсәтелгән килешү булырга тиеш. Әлеге килешүдә чыршыларның кайсы урман хуҗалыгы питомнигыннан сатып алынуы языла.

Иң яхшысы чыршы артыннан декабрьнең егермеләрендә бару. Элегрәк сатып алынган чыршы Яңа ел бәйрәмнәре тәмамланганчы ук алдан коелып бетәчәк.

Нинди агач сайларга?

Тигез, ярыксыз юан кәүсәле чыршыны сайлагыз. Нечкә кәүсәле агач озак басып тормый.

- Ботаклары сыгылмалы булырга тиеш. Әгәр ботаклар коры булса һәм минималь көч белән сынсалар - чыршы алмаска кирәк.

- Энәләре куе яшел  төстә, ботакларында нык торырга тиеш. Кәүсәсе белән җиргә кагып карагыз, яки нык кына селкеп алыгыз - әгәр энәләре нык коелса, бу начар билге.

Берничә энәне уч төбенә алып уып карагыз - ылысның үзенә бертөрле исе сизелергә тиеш. Ылысның коры, саргайган, вакланучан һәм хуш исле булмавы - күптән киселгән агач билгеләре.

 

Бер очлы чыршыны сайлагыз. Әгәр очы ике, өч, яки ул киселгән булса, мондый агачны сатып алырга кирәкми.

Сатучыдан агачны пластик челтәргә - җиңгә төреп бирүен сорагыз. Беренче чиратта, чыршыны бүлмәгә алып кергәнче, бер-ике сәгать балконда тотарга кирәк. Бу агач җылы температурага акрынлап ияләнсен өчен эшләнә.

Соңгы елларда күпләр ясалма агачларга өстенлек бирә, табигатьне саклыйм, агач кисмим, дигән кешеләр чын чыршы куймый. Кайберәүләр берничә көн өчен генә чын чыршы сатып алырга акчасын кызгана. Ясалма чыршыны исә бер сатып аласың да тагын күп еллар кулланасың. Саклап тота белсәң, билгеле.

Ясалма чыршыны сайлаганда нәрсәгә игътибар итәргә?

Сыйфат. Энәләр ныкмы икәнне тикшерү өчен, ылыс ботакларын кирегә сыпырып карау да җитә. Энәләр коелып төшә икән, бу инде — чыршыны алмаска дигән сүз, шул ук вакытта сыйфатлы ылыслар башлангыч форманы тиз кабул итәрләр һәм коелмаслар. Ботакларның очларында очлы тимер чыбык  булырга тиеш түгел.

Ис. Пластикның аз сизелүчән характерлы исенең булуы рөхсәт ителә. Ясалма чыршының исе дә күп нәрсә сөйли. Яхшы, сыйфатлы материаллардан эшләнгәненнән ис килмәячәк.

Янгын куркынычсызлыгы. Сыйфатлы һәм куркынычсыз чыршы утка чыдам материаллардан ясалырга яки янмый торган махсус составлар белән эшкәртелергә тиеш. Чыршы төргәгендә, һичшиксез, янгын куркынычсызлыгы турында мәгълүмат булырга тиеш. Электр гирляндалары-чыршыны бизәүнең таралган элементы, әгәр яңа ел агачы ясалган материал җиңел ялкынлана икән, нәтиҗәләре бик күңелсез булырга мөмкин.

Экологик куркынычсызлык. Экологик куркынычсызлык ясалма чыршыларны дөрес сайлау өчен иң мөһим шартларның берсе. Чыршы начар химик ис чыгарырга тиеш түгел һәм составында кеше сәламәтлеге өчен куркыныч матдәләр булырга тиеш түгел. Сатучыдан сертификатны сорап алыгыз. Анда чыршының нинди материалдан эшләнгәне һәм бүтән сыйфатлары языла.

Маркировка. Кибеттә чыршы сайлаганда, чыршы ясау датасы, аны куллану кагыйдәләре һәм шартлары, чыршы ясалган материалга, җитештерүче һәм претензияне кабул итүче предприятие мәгълүматларына игътибар итегез. Бөтен мәгълүмат этикеткасына рус телендә булырга тиеш.

Якынлашып килүче Яңа ел белән!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International