Чакырылыш кампаниясе дәвам итә. Армиягә тантаналы озату кичәләре уза, хезмәтләрен тутырып кайтучы солдатларны каршы алулар исә тагы да зуррак шатлык бүләк итә. Бер ел күрешми торганнан соң, ниһаять, Андреевкадан Красниковлар һәм Нягашкиннар да үзләренең улларын кочу шатлыгына ирештеләр. Дмитрий белән Валентин армиягә дә бер көнне киткәннәр иде, туган авылларына да бер көнне кайтып төштеләр. Икесе дә Һава-космос гаскәрләренә эләккәннәр иде. Беренче ярты елда Белгородтагы 357нче укыту үзәгендә хезмәт уздылар, 9 май көнне Россиядә беренче булып “Хәрби дан шәһәре” исеменә лаек булган шәһәрнең төп мәйданында Җиңү парадында катнаштылар. Белгород беренче салют шәһәре дә әле. Шуннан соң сыйныфташларның юллары аерыла. Валентин Нягашкин Подольск шәһәре округының аерым билгеләнештәге ПВОПРО 1нче Армиясе 549нчы зенит-ракета полкына күчерелә. Радиотехника батареясының шофер-операторы була. Запаска кече сержант званиесендә җибәрелә. Дмитрий Красников хезмәтен Әстерхан өлкәсенең Знаменск шәһәрендә механикшофер-кранчы вазифасында дәвам иттерә. Ефрейтор званиесе ала. Авылдашлары әйтүенчә, икесе дә бик җаваплы һәм тәртипле егетләр. Балачактан дуслар икән, мәктәпкә дә бергә йөргәннәр, аннан урта һөнәри белем алганнар, дөрес, төрле колледжларда укыганнар.
– Әти-әниләре лаеклы уллар тәрбияләгән. Алар үзләре дә башкаларга үрнәк, – дип билгеләп үтә Андреевка авыл җирлеге башлыгы Надежда Егорова. Егетләр киләчәккә кыю планнар кора. Валентин, мәсәлән, инде тиздән институтта укуын дәвам иттермәкче. Дмитрий да эшсез утырмаячак. Алга таба нефть тармагында эшләргә җыена, чөнки урта һөнәри белеме бар инде, югары уку йортына керергә уйлый. Икесенә дә уңышлар һәм якты киләчәк телик!