Богдашкинодан Харитоновлар: “Үз хуҗалыгыңны тоту – гаилә бюджетына яхшы ярдәм”, – дип санап кына калмыйча, бу сүзләрне үз мисаллары белән раслыйлар да. Ишегалларына кергәч, шәхси ярдәмче хуҗалыкларындагы терлекләрнең төрлелегенә шаккаттык. Биредә сыерлар да, бозаулар да бар, сүз уңаеннан, соңгыларының саны 13 баш. 7 сыер сөт бирә, яшь терлекләр симертү өчен тотыла. Өйдәгеләр сыер сөтеннән тыш, кәҗә сөте белән дә сыйлана алалар. Ул да үзенең файдалы үзлекләре белән югары бәяләнә. Ишегалдында горур кыяфәттә күркәләр йөри. Без, чакырылмаган кунакларны күргәч, йоннарын кабарттылар.
– Алар карап торышка гына шундый усал, – дип елмайды хуҗабикә Ирина Дмитриевна.
– Йорт кошлары арасында күркәләр – иң аралашучан, тавыклар һәм үрдәкләргә караганда, алар күбрәк тавыш бирә. Әмма итләре күпкә сыйфатлырак, чөнки диетик санала. Чыннан да, мәгърур кошлар. Мондый сый мәскәүлеләрнең күңеленә дә хуш килгән.
– Башкалада яшәүче танышларыбыз бер күркәгә күптән заявка биреп куйдылар инде. Беренче тапкыр гына алулары түгел, бу кошның ите бик ошаган үзләренә. Күркәләребезне алырга теләүчеләр Самарада да бар, – дип әңгәмәбезгә кушылды гаилә башлыгы Владимир Алексеевич. Күркәләрне берничә ел асрыйлар икән инде. Яз көне чебиләтә сатып алып, сыйфатлы азык белән үстерәләр. Шуңа кошлар авырлыкны да яхшы җыялар. Харитоновлар сүзләренә караганда, 18 килограммга кадәр җитә икән. Шулай да гаилә сөт терлекчелегенә күбрәк игътибар бирә. Башта бер савым сыер асраганнар, 6 ел эчендә аларның санын 7 башка кадәр җиткергәннәр. Бу бозауларны исәпләмичә әле. Зур хуҗалык тоту җиңел түгел. Гаилә барлык эшне дә бергәләп башкара. Харитоновлар әйтүенчә, шәхси ярдәмче хуҗалыгы булган кеше бер көн белән генә яши алмый. Азык турында алдан уйларга, аны кышка җитәрлек итеп әзерләп калдырырга, абзарларны көн саен җыештырырга, терлекләрне карарга кирәк. Йорт, бакча да күп көч һәм вакыт таләп итә. Харитоновларның көне иртән әтәчләр кычкыруы белән башлана һәм караңгы төшкәч кенә тәмамлана. “Бернинди ял юк”, – дип шаярталар алар. Шуңа да карамастан, алар үзләренең тормышын башкача күз алдына да китерә алмыйлар.